Лаеш муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыкларын видеоконференция режимында кабул итү уздырылды

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

Бүген Министрлыкта республиканың Лаеш районы авыл җирлекләре башлыкларын видеоконференция режимында кабул иттеләр.

Чара министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә узды.

Чарада Лаеш муниципаль районы башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова, Лаеш муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук Министрлык хезмәткәрләре катнашты.

Җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм күрсәтү бүлегенең әйдәп баручы советнигы Альберт Камалетдинов катнашучыларга җирле үзидарә турындагы законнардагы иң мөһим үзгәрешләр турында сөйләде. Әлеге үзгәрешләр күбесенчә торак, җир законнарына, шулай ук административ хокук бозулар турындагы законнарга, хуҗасыз хайваннар белән эш итү өлкәсенә кагыла.

2022 елның 14 июлендәге 304-ФЗ номерлы Федераль законның үз көченә керү мәсьәләсе аерым кузгатылды, аның нигезендә Россия Федерациясе гражданнарының Россия Федерациясе чикләрендә күчеп йөрү ирегенә, тору һәм яшәү урынын сайлауга хокукы турында, Россия Федерациясендә чит ил гражданнарын һәм гражданлыгы булмаган затларны миграцион исәпкә алу турында федераль законнарга үзгәрешләр кертелә.

Әйтик, 2023 елның 1 гыйнварыннан торак урыны милекчеләре тору урыны буенча яисә яшәү урыны буенча теркәлгән (исәпкә куелган) затларга һәм чит ил гражданнарына карата эчке эшләр өлкәсендә федераль башкарма хакимият органының территориаль органында адреслы-белешмә мәгълүмат алырга хокуклы.

Кабул итү барышында актларны муниципаль регистрга җибәрүгә һәм аларны законнарга туры китерүгә, шулай ук административ җаваплылыкка тарту турында беркетмәләр төзү буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International