“Муниципаль берәмлекләрнең коммерцияле булмаган оешмалары” темасына җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләре хезмәткәрләре өчен укыту семинары уздырылды

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов видеоконференц-элемтә режимында җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләре хезмәткәрләре өчен “Муниципаль берәмлекләрнең коммерцияле булмаган оешмалары” темасына укыту семинары үткәрде.

Чарада Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының граждан җәмгыяте институтлары белән хезмәттәшлек идарәсенең иҗтимагый-сәяси һәм коммерциячел булмаган оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге баш киңәшчесе Александр Маратканов, Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең оештыру бүлеге баш киңәшчесе Руслан Никонов, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең коммерциячел булмаган оешмалар эшләре бүлеге баш белгеч-эксперты Виталий Безчвертный һәм Казан (Идел буе) федераль университетының инновацион үсеш идарәсе башлыгы Антон Дыганов катнаштылар.

Семинарда социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар үсешенең заманча тенденцияләренә, социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм күрсәтү һәм үстерү өлкәсендә төбәктә дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары гамәлләренә, Татарстан Республикасында иҗтимагый-сәяси вәзгыятькә, муниципаль берәмлекләрдә коммерцияле булмаган оешмалар эшчәнлегендә коррупция хәвефләренә, шулай ук коммерциячел булмаган оешмаларны дәүләт теркәвенә алу буенча дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле документларны әзерләү һәм тапшыру тәртибенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International