Юстиция министры урынбасары “Россия дәүләт гадел хөкем университеты” ФДББУнең Казан филиалы студентлары белән очрашты

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина, Министрлыкның структур бүлекчәләре башлыклары Татьяна Латыева һәм Ксения Марточкина киләчәктә эшкә урнашу өчен һөнәри юнәлеш бирү эше максатында «Россия дәүләт гадел хөкем университеты» ФДББУ Казан филиалының 5 курс студентлары белән очраштылар.

Очрашу Казан шәһәренең Киров районы җәмәгать судьяларының суд участокларында узды. Очрашу вакытында җәмәгать судьяларының суд участокларында суд һәм суд эшчәнлегендә  Юстиция министрлыгының роле һәм вәкаләтләре тикшерелде.

Министр урынбасары һәм Министрлыкның кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы укучыларга Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең максатлары, функцияләре, бурычлары һәм социаль әһәмияте, дәүләт хезмәтендә, шул исәптән җәмәгать судьяларының суд участокларында эшләүнең өстенлекләре, хезмәткә керү тәртибе, конкурс процедурасының таләпләре һәм үзенчәлекләре турында җентекләп сөйләделәр.

Моннан тыш, очрашу барышында укучылар җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренең эш шартларын һәм эш күләмен күрә алдылар, шулай ук һөнәри эшчәнлек буенча кызыксындырган сорауларын бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International