Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәттеләр

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы I, II һәм III төркем инвалидларга, шулай ук инвалид балаларга һәм аларның вәкилләре өчен түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара уздырды. Чара Халыкара инвалидлар көненә багышланган иде.

Гражданнарның сорауларына республиканың дәүләт бюросы, Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Хезмәт министрлыгы, республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты вәкилләре һәм адвокатлар җавап бирде.

“Гражданнардан төрле сораулар килә һәм кешеләрне максималь санда колачлау өчен без дәүләт хакимиятенең төрле органнарыннан белгечләр чакырабыз”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы юстиция министры.

Мөрәҗәгать иткән гражданнарны борчый торган төп мәсьәләләр: өйдә медицина ярдәме күрсәтү, ТКХ хезмәтләре өчен түләү буенча шәхси счетларны бүлү, балаларны дистанцион укыту һәм дәүләт үрнәгендәге аттестат алу, инвалид балаларны реабилитацияләү өчен шифаханәләргә юлламалар бирү, инвалидларның законда билгеләнгән барлык ташламалар исемлеген алу.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы чарада катнашучыларның барысына да уртак эшчәнлек өчен рәхмәт белдерә!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International