“Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы” ДКУ вәкилләре көн саен аларның вакытлыча урнашкан урыннарында мобилизацияләнгән гражданнарны юридик мәсьәләләр буенча кабул итүне дәвам итәләр.
Чаралар Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты, суд приставлары хезмәте, Нотариаль палата, Адвокатлар палатасы вәкилләре, Россия Федерациясе Пенсия фонды органнары, халыкны социаль яклау органнары, банк учреждениеләре вәкилләре белән тыгыз бәйләнештә үткәрелә. Мондый үзара бәйләнеш түләүсез нигездә юридик мәсьәләләрне генә түгел, тормыш мәсьәләләрен дә оператив рәвештә хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Кабул итүләрне үткәрү тәртибе һәм вакыты мобилизацияләнүчеләрнең мәнфәгатьләренә максималь рәвештә җавап бирә, чөнки хәрби хезмәткәрләр тарафыннан уку һәм әзерлек чаралары беткәннән соң, шул исәптән ял һәм бәйрәм көннәрендә уздырыла.
“Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы” дәүләт казна учреждениесе аша хокук саклау, контрольлек итү органнарына һәм җирле үзидарә органнарына төрле мәсьәләләр буенча мобилизацияләнгәннәрдән 16 мөрәҗәгать җибәрелде. Шул ук вакытта югалган документларны торгызу, документларны рәсмиләштерүдә ярдәм итү, гуманитар ярдәм күрсәтү, элеккечә хезмәт хакын түләү, тиешле түләүләрне алу кебек берничә мәсьәлә оператив рәвештә хәл ителде.
Юридик бюро вәкиленең предприятие администрациясе адресына мобилизацияләнгән затның хезмәт хокукларын бозуга юл куймау турындагы мөрәҗәгате нәтиҗәсендә Ханты-Манси автономияле округы-Югра предприятиеләренең берсендә эшләүче машинистка 88 000 сум күләмендә хезмәт хакы тулысынча түләнгән.
Юридик бюрога башкарма производство турындагы законнарны бозу турында белешмәләр җибәргәннән соң, суд приставлары тарафыннан Алексеевск районыннан мобилизацияләнгән гражданга карата 700 000 сумга башкарма производствоны яңарту турында 2 законсыз карар гамәлдән чыгарылды.
Гражданнарны борчыган төп мәсьәләләр башкарма производстволарны туктатып торуга, кредит каникуллары бирүгә, хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ташламалар бирүгә, никахны теркәү, алимент йөкләмәләрен үтәүгә, уллыкка (кызлыкка) алуга, мобилизацияләнгәннәрне медицина тикшерүенә кагыла. “Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы” ДКУ эшчәнлеге чорында түләүсез юридик ярдәм сорап 300дән артык мобилизацияләнгән кеше мөрәҗәгать итте, мәсьәләләрнең бер өлеше оператив рәвештә хәл ителде.
Барлык сораулар буенча хокукый характердагы җаваплар бирелде, мобилизацияләнүчеләргә юридик ярдәм күрсәтү дәвам итә.