Лениногорск муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыкларын видеоконференция режимында кабул итү уздырылды

2022 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Министрлыкта республиканың Лениногорск районы авыл җирлекләре башлыкларын видеоконференция режимында кабул итү булды.

Чара министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә узды.

Чарада Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Гөлфирә Рәфыйкова, Лениногорск муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук Министрлык хезмәткәрләре катнашты.

Җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Майя Пашкова катнашучыларга җирле үзидарә турындагы законнардагы, аерым алганда, җир, торак законнарына, хайваннар белән эш итү өлкәсендәге законнарга, шулай ук административ хокук бозуларга кагылышлы аеруча мөһим үзгәрешләр турында сөйләде.

Җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендәге норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Гарифуллина актларны муниципаль регистрга җибәрү һәм аларны законнарга туры китерү өлешендә Лениногорск районы җирле үзидарә органнарының эше турында сөйләде.

Кабул итү барышында шулай ук административ җаваплылыкка тарту, мөлкәти характердагы таләпләр һәм суд карарларын үтәү турында беркетмәләр төзү буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде.

Соңыннан авыл җирлекләре башлыклары муниципаль унитар предприятиеләр төзү һәм эшләтү, шулай ук саклау зоналарында биналар төзү һәм реконструкцияләүгә кагылышлы сораулар бирделәр. Видеокиңәшмәдә катнашучыларның сорауларына тулы җаваплар бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International