Ел дәвамында дәүләт хакимияте органнары, шул исәптән Татарстан Юстиция министрлыгы тарафыннан 200 дән артык дәүләт һәм муниципаль хезмәт электрон рәвешкә күчерелде.
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин рәислегендә “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлеген цифрлаштыру” темасына Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышын уздырдылар. Коллегия эшендә Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы вәкиле Рөстәм Һидиятуллин катнашты.
“Татарстан Республикасы Президенты Указы белән игълан ителгән цифрлаштыру елы кысаларында Юстиция министрлыгы җәмәгать судьялары эшчәнлегенә һәм түләүсез юридик ярдәм оештыруга заманча технологик карарлар кертә, - дип хәбәр итте министр. - Бүген без 2022 елда Министрлыкның цифрлы трансформация проектларын гамәлгә ашыруга йомгак ясыйбыз”.
Әлеге тема буенча төп доклад белән министрның беренче урынбасары Айнур Галимов чыгыш ясады.
Хәзерге вакытта республика дәүләт хакимияте башкарма органнарының 185 дәүләт хезмәте һәм 74 муниципаль хезмәт электрон рәвешкә күчерелгән.
Юстиция министрлыгы тарафыннан мобилизацияләнгән затларга һәм аларның гаилә әгъзаларына тормыш ситуацияләре буенча электрон рәвештә ярдәм күрсәтү эше оештырылды: генераль ышанычнамә рәсмиләштерү; мобилизацияләнгәннәрнең, МХОдә катнашучыланың гаилә әгъзаларына юридик ярдәм күрсәтү; МХОдә катнашучы үлгән очракта, мобилизацияләнгән зат югалган очракта юридик ярдәм күрсәтү; финанс-кредит һәм башка бурыч йөкләмәләрен исәптән чыгару.
Заманча дизайн һәм яңа функционал алган “Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының Интернет-порталы” яңартылды. Порталда төп яңалык - җәмәгать судьяларына дәгъва гаризаларын, шикаятьләрне электрон рәвештә бирү процедурасын гадиләштерүне күздә тоткан “Шәхси кабинет” сервисы.
Цифрлы инструментлар кертү нормалар иҗат итү процессында да бара. Мәсәлән, муниципаль актларны һәм алар турында белешмәләрне Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталыннан Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлар регистрына автомат рәвештә күчерү максатларында RPA виртуаль ярдәмчесе эшләнде һәм кертелде. 2022 елның 11 аенда 30631 акт кертелгән, шуларның 5 меңнән артыгы - робот ярдәмендә.
Айнур Галимов хокукый агарту һәм түләүсез юридик ярдәмнең бердәм дәүләт порталын булдыру һәм формалаштыру эшенә аерым тукталды. Министрның беренче урынбасары сүзләренә караганда, порталда түләүсез юридик ярдәм һәркем өчен мөмкин булачак һәм гражданнарны системалы, актуаль, дөрес һәм кабул итү өчен уңайлы хокукый мәгълүмат белән тәэмин итәчәк.
Чара ахырында Рөстәм Заһидуллин алдынгы хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды.