Бүген юстиция министры Рөстәм Заһидуллин алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында катнашты. Утырыш барышында министр парламентарийларга ике закон проекты тәкъдим итте:
беренчесе “Әлки муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы Законына Россия Хөкүмәтенең агымдагы елның сентябрендә кабул ителгән карары нигезендә Сиктерме-Хузангай авылын Сиктерме авылы дип үзгәртүгә бәйле үзгәрешләр кертүне күздә тота.
Икенчесе “Муниципаль вазыйфаларны, контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфаларын биләүгә дәгъва кылучы гражданнар һәм муниципаль вазыйфаларны биләүче затлар тарафыннан тапшырылган мәгълүматларның дөреслеген һәм тулылыгын тикшерү турында” Татарстан Республикасы Законына
республикада коррупциягә каршы тору өлкәсендә “Посейдон” дәүләт мәгълүмат системасын кертү белән бәйле үзгәрешләр кертүне күздә тота.
Утырыш нәтиҗәләре буенча закон проектлары депутатлар тарафыннан хупланды.