Республиканың өлкән җәмәгать судьялары белән киңәшмә

2022 елның 16 декабре, җомга

Бүген юстиция министры Рөстәм Заһидуллин җитәкчелегендә өлкән җәмәгать судьялары белән киңәшмә узды. Чара 2022 елда җәмәгать судлары эшенә йомгак ясауга һәм киләсе елга өстенлекле бурычларга багышланган иде.

Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Югары Суды рәисенең административ эшләр буенча урынбасары Эдуард Каминский, юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина һәм министрлыкның структур бүлекчәләре башлыклары катнашты.

Чараны ачып, киңәшмәдә катнашучыларга юстиция министры Рөстәм Заһидуллин сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Министр судьяларның югары профессиональлеген билгеләп үтте һәм килеп туган мәсьәләләрне оператив һәм уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирүче уртак эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Төп доклад белән Министрлыкның җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Ксения Марточкина чыгыш ясады. Үз чыгышында ул республика җәмәгать судьялары суд участокларында җәмәгать юстициясе электрон архивы системасын кертүгә юнәлдерелгән Юстиция министрлыгы эше турында сөйләде.

“Күрсәтелгән электрон гадел хөкем сервисын гамәлгә ашыру гражданнарның гадел хөкем алу мөмкинлеген һәм аңа ышанычын арттыру, персональ мәгълүматларны яклау таләпләрен үтәгәндә эшчәнлекнең максималь үтә күренмәлелегенә ирешү максатын күздә тота”, - диде Ксения Вячеславовна.

Җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү кысаларында Министрлык тарафыннан район (шәһәр) судлары, Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары участоклары эшчәнлеген өйрәнү һәм аларга практик ярдәм күрсәтү эше алып барыла. Агымдагы елда 9 районга сәфәр кылынды, 25 суд участогына методик ярдәм күрсәтелде.

Җәмәгать судьялары һәм җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренең эш нәтиҗәлелеге кадрларның һөнәри әзерлек дәрәҗәсенә бәйле. “Россия дәүләт гадел хөкем университеты” югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең Казан филиалы базасында 2022 елда Татарстан Республикасының 40 җәмәгать судьясы һәм аларның аппаратларының 140 хезмәткәре квалификациясен күтәрү курслары узды, 9 яңа билгеләнгән җәмәгать судьясы яңадан һөнәри әзерлек узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International