Законнардагы яңалык

2022 елның 23 декабре, җомга

2022 елның 5 декабрендә “Россия Федерациясе Җир кодексына һәм “Россия Федерациясе Җир кодексын гамәлгә кертү турында” Федераль законның 3.5 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” 509-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителде.

Кертелгән үзгәрешләр белән дәүләт милкендә яисә муниципаль милектә булган җир кишәрлекләрен бирү һәм килештерү сроклары үзгәртелде.

Гаризаларны карау вакыты түбәндәгн очракларда 30 көннән 20 көнгә кадәр кыскартылган:

җир кишәрлеген бүлү (РФ ҖК 11.4 статьясындагы 7 пунктының беренче абзацы);

 җир кишәрлеге бирүне алдан килештерү (РФ ҖК 39.15 статьясының7 пункты);

торгилар үткәрмичә генә җир кишәрлеген милеккә, арендага һәм түләүсез файдалануга бирү (РФ ҖК 39.17 статьясының 5 пунктының беренче абзацы);

 җир кишәрлеге бирүне яки индивидуаль торак төзелеше өчен, торак пункт чикләрендә шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару, үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык итү өчен җир кишәрлеге бирүне алдан килештерү, шулай ук җир кишәрлеге бирүне яисә крестьян (фермер) хуҗалыгы эшчәнлеген башкару өчен җир кишәрлеге бирүне алдан килештерү (РФ ҖК 39.18 статьясындагы 1 пунктының беренче абзацы);

дәүләт милкендә яисә муниципаль милектә булган җирләрне һәм (яки) җир кишәрлекләрен һәм шәхси милектә булган җир кишәрлекләрен бүлү (РФ ҖК 39.29 статьясының 8 пунктындагы беренче абзац).

Шул ук вакытта, җир кишәрлеген кадастр планында урнаштыру схемасы килештерелергә тиеш булса, гаризаны карау озайтылырга мөмкин булган вакыт шулай ук 45 көннән 35 көнгә кадәр кыскартылган.

Моннан тыш, җир кишәрлекләре милекчеләренә һәм милекче булмаган затларга, авыл хуҗалыгы производствосы өчен кулланыла торган җир кишәрлегендә янгын ачыкланган очракта, кичекмәстән янгын сагына хәбәр итү һәм әлеге җир участогындагы янгынны сүндергәндә ярдәм итү бурычы йөкләнде.

Федераль закон 2023 елның 1 мартыннан үз көченә керә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International