Бүген Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Президентның мобилизацияләнгән затларны һәм аларның гаиләләрен күпфатирлы йортларда һәм торак урыннарда ТКХ буенча түләнмәгән түләүләр өчен пенялардан һәм күпфатирлы йортларда капиталь ремонт өчен взнослардан азат итү тәртибен раслау турындагы Указын бастырып чыгарды.
Тәртип нигезендә, мобилизация буенча хәрби хезмәт узу турында контракт төзегән РФ гражданнары һәм аларның гаилә әгъзалары, әгәр алар торак урыны яки коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләмәгән булсалар, түләнмәгән түләүләр өчен пенялар исәпләүдән, шулай ук күпфатирлы йортта гомуми милекне капиталь ремонтлауга взностан да контракт гамәлдә булган чакта азат ителәләр.
Түләүләрдән азат итү турында гаризаны торак урыны һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне кабул итүче оешмаларга тапшырырга кирәк. Указ рәсми басылганнан соң 10 көннән үз көченә керә.