Җәмәгать судьяларының барлык суд участокларында да электрон гадел хөкем эшләтеп җибәрелде. Бу гражданнарга һәм юридик затларга җәмәгать судьяларының суд участокларына электрон рәвештә мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирә торган сервис.
Электрон формада гариза бирү өчен кирәк:
1. җәмәгать судьялары порталына керергә,
2. порталның өске өлешендәге “Шәхси кабинет” сылтамасына басарга,
3. сул як менюда “Процессуаль документ бирергә” дтгәнне сайларга, аннары мөрәҗәгать ысулын сайларга һәм кирәкле мәгълүматларны тутырырга,
4. җәмәгать судьясы участогын, эш төрен һәм башка кирәкле мәгълүматларны сайлап алырга,
5. электрон документның төрен сайларга һәм аны судка җибәрергә.
Документларны тапшырылганнан соң, аларның статусын “Минем документлар”га кереп күзәтергә мөмкин.
Интернет аша судка нинди документлар тапшырырга була:
-дәгъвалар;
- каршы дәгъвалар;
- дәгъваларга каршылыклар (җаваплар) ;
- суд боерыгы бирү турында гаризалар;
- язма үтенечләр;
- башка процессуаль документлар.