«Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» ДКУ җитәкчесе Марс Фаткуллин ата-аналары алимент түләүдән качып йөрүче балигъ булмаганнарга хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча ай саен уздырыла торган бердәм кабул итү көнендә катнашты.
Гражданнарны кабул итү онлайн-форматта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов җитәкчелегендә узды.
Кайбер намуссыз ата-аналарның алиментлар буенча бурычы 100 меңнән 980 мең сумга кадәр тәшкил итә. Кабул итү нәтиҗәләре буенча 4 гаилә мөрәҗәгать нигезендә консультация-хокукый ярдәм алган.