Суд приставлары эшләмәүче бурычлы кешеләрне эшкә урнаштырачак

2008 елның 20 сентябре, шимбә
Хәзерге вакытта Суд приставлары федераль хезмәтенең барлык территориаль органнары да диярлек халыкны эш белән тәэмин итү дәүләт хезмәтенең төбәк идарәләре белән килешүләр төзеде дип хәбәр итә Суд приставлары федераль хезмәтенең матбугат хезмәте. Әлегә килешүләр бары Ярославль, Свердловск, Липецк өлкәләре, Дагыстан, Татарстан Республикалары, Мәскәү, Приморье крае, Ханты-Мансийск автономия округы – Югра белән генә төзелмәгән.
Әлеге килешү кысаларында Россиянең Суд приставлары федераль хезмәте башкарма производство буенча бурычлы кешеләрне эшкә урнаштыру, бурычлы кешеләрнең эш урыны турында белешмәләрне оператив рәвештә тәкъдим итү тәртибен җайга салу, шулай ук аларны хезмәт базарындагы вәзгыять турында, булган вакансияләр һәм эшкә урнашу, яңадан уку мөмкинлекләре хакында хәбәрдар итү мөмкинлеге ала.
Россиянең Суд приставлары федераль хезмәте инициативасы дәгъвалаучыларга гына түгел (балалар һәм карт әти-әниләр), шулай ук алимент йөкләмәләре буенча бурычлыларга да сизелерлек файда китерә, чөнки бурычлы кеше беркайда да эшләмәсә һәм халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтендә исәптә тормаса, алимент түләүләре Россия буенча уртача хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә. Бүгенге көнгә бу сумма, салымнарны исәпкә алып, 16066 сум 29 тиенгә тиң. Монда арифметика гади: бурычлы кеше, суд карары белән, балигъ булмаган баланы тәэмин итүгә табышының 25 % ын түләргә тиеш дип санасак, ай саен ул 4016 сум 57 тиен түләп барырга тиеш була.
Моннан тыш, бурычлы кешенең эшкә урнаштыру тәкъдименнән баш тарту факты бурычлы кешене РФ Җинаять кодексының 157 маддәсе (“балаларны һәм хезмәткә яраксыз ата-ананы тәэмин итүгә матди чаралар түләүдән явызларча качу”) һәм 177 маддәсе (“кредитор бурычлар түләүдән явызларча качу”) белән каралган җинаять җаваплылыгына тарканда исбатлау базасы элементларының берсе булып тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International