Митинглар турында республика законына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча киңәшмә

2023 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Юстиция министрлыгында “Татарстан Республикасында гражданнарның җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар уздыруга хокукларын гамәлгә ашыру шартларын тәэмин итү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты турында фикер алыштылар.

 Юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов билгеләп үткәнчә, күрсәтелгән закон проектын үзгәртү республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгына бәйле.

Закон проекты турында фикер алышуда Татарстан Республикасы Президенты администрациясе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты вәкилләре катнашты.

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча күрсәтелгән закон проектын эшләп бетерү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International