Татарстан Дәүләт юридик бюросы һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил үзара ярдәм итешү турында килешү төзеде

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

 Бүген “Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы” ДКУ җитәкчесе Марс Фаткуллин Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Эксперт советының киңәйтелгән утырышында катнашты.

Экспертлар советы эше тәмамлангач, Татарстан Дәүләт юридик бюросы белән Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде.

Килешү дәүләт яклавы гарантияләрен максималь тәэмин итү, Татарстан Республикасында Кеше хокукларын һәм мәнфәгатьләрен хөрмәт итү һәм үтәү, уртак эшчәнлек барышында вазыйфаи затлар хезмәттәшлегенең нәтиҗәле механизмын булдыру максатларында якларның үзара хезмәттәшлеге формаларын һәм шартларын билгеләде.

Килешү нигезендә яклар ай саен гражданнарны уртак кабул итүне уздырачаклар һәм аларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International