Юстиция министры Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Эксперт советы утырышында катнашты

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

Рөстәм Заһидуллин Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Эксперт советының киңәйтелгән утырышында катнашты.

Чара кысаларында узып баручы елда Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлегенә йомгак ясалды. Шулай ук киләчәккә планнар һәм иң актуаль хокук яклау мәсьәләләре каралды.

Утырыш барышында Татарстан Республикасы юстиция министры Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Чарада республика министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук җирле үзидарә органнары вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International