Рөстәм Заһидуллин Алабуга районында гражданнар җыеннарында катнашты

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы юстиция министры Алабуга районы Морт һәм Лекарево авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында катнашты. Анда район башлыгы Рөстәм Нуриевның 2022 елда районның һәм авыл җирлекләренең социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм агымдагы елга төп бурычлар турында отчеты тыңланды.

Соңгы елларда республика үсешенең төп юнәлешләре буенча ирешелгән нәтиҗәләр турында Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин сөйләде. Министр Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсешенең төп юнәлешләренә һәм актуаль мәсьәләләренә зур игътибар бирде, гамәлгә ашырыла торган федераль һәм республика программалары турында җентекләп сөйләде.

Соңыннан Рөстәм Илдус улы чарада катнашучыларга киләчәктә хезмәт казанышлары һәм республиканың иҗтимагый тормышында актив катнашуларын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International