Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең электрон мактау тактасына кертү өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгыннан кандидатны билгеләү комиссиясе утырышы узды. Утырыш Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин рәислегендә узды.
ТР Президентының 2015 елның 19 ноябрендәге ПУ-1111 номерлы Указы нигезендә ел саен Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең Электрон мактау тактасы формалаша, ул дәүләт граждан хезмәткәрен матди булмаган кызыксындыру һәм дәүләт органы рейтингын күтәрү факторларының берсе булып тора.
Электрон мактау тактасы - республиканың рәсми порталындагы мәгълүмати бүлек, анда профессиональ хезмәт эшчәнлегендә иң яхшысы дип танылган һәм дәүләт органнары вәкаләтләрен гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеген күтәрүгә шәхси өлеш керткән дәүләт граждан хезмәткәрләре турында мәгълүмат урнаштырыла.
Комиссия утырышында бәйсез экспертлар сыйфатында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты вәкиле Адель Баязитов һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының дәүләт хезмәте ветераннар советы әгъзасы Александр Чашин катнашты.
2022 елгы эш нәтиҗәләре буенча комиссия әгъзаларының күпчелек тавышы белән Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең электрон мактау тактасына кертү өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгыннан кандидат итеп кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы Латыева Татьяна Юрьевна билгеләнде.