Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының кырык беренче утырышында катнашты.
Утырыш барышында министр парламентарийларга федераль законнардагы үзгәрешләргә бәйле рәвештә эшләнгән “Татарстан Республикасында гражданнарның җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар уздыру хокукларын гамәлгә ашыру шартларын тәэмин итү турында” Татарстан Республикасы Законының 6 һәм 12 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектын тәкъдим итте.
Федераль законда җыелышлар, митинглар, урам йөрешләре, демонстрацияләр үткәрү тыела торган урыннар исемлеге белән тулыландырылды. Мондый урыннарга кертелгән:
1) елга, диңгез, тимер юл һәм автомобиль вокзаллары һәм станцияләре, аэропортлар, диңгез, елга портлары, пристань биналары һәм территорияләре;
2) белем бирү оешмалары, медицина оешмалары, халыкны социаль яклау оешмалары биналары һәм территорияләре, балалар һәм спорт мәйданчыклары;
3) гавами хакимият органнары биналары, шулай ук мондый биналар, яшәешне тәэмин итү, шул исәптән электр, җылылык, суүткәргеч челтәрләр, су белән тәэмин итү һәм (яки) пычрак суларны агызу челтәрләре, газ белән тәэмин итү челтәрләре эшчәнлеген тәэмин итү объектлары янындагы территорияләр;
4) дини биналар һәм корылмалар, шулай ук мондый биналар һәм корылмалар, гыйбадәт кылу урыннары урнашкан җир участоклары.
Федераль законда төбәкләргә җыелышлар, митинглар, урам йөрешләре һәм демонстрацияләр үткәрү тыела торган өстәмә урыннарны билгеләүче законнар кабул итү хокукы бирелә. Татарстанда өстәмә урыннар билгеләнми дигән карарга килделәр.