Мөслим муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыкларын видеоконференция режимында кабул иттеләр

2023 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Министрлыкта Мөслим районы авыл җирлекләре башлыкларын видеоконференция режимында кабул иттеләр. Чара министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә узды.

Чарада Мөслим муниципаль районы башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, Мөслим муниципаль районы башкарма комитетының юридик бүлеге баш белгече Илсөяр Сәлахова, Мөслим муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук Министрлык хезмәткәрләре катнашты.

Җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Майя Пашкова катнашучыларга законнардагы, аерым алганда, мөлкәт, җир, торак мәсьәләләренә, гражданнарның аерым категорияләрен социаль яклауга кагылышлы һәм башка өлкәләрдәге мөһим үзгәрешләр турында хәбәр итте.

Җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Гарифуллина Мөслим районы җирле үзидарә органнарының актларны муниципаль регистрга җибәрү һәм аларны законнарга туры китерү буенча эше турында сөйләде.

Җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова административ җаваплылыкка тарту, таләпчән мөлкәти характердагы беркетмәләр төзү һәм суд карарларын үтәү буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру мәсьәләсенә тукталды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International