Юстиция министрлыгында Татарстанның дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләре стажировкасы ачылды

2023 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

2018 елдан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы “Коррупциягә каршы экспертиза. Норматив хокукый актлар проектларын эшләү” юнәлеше буенча дәүләт хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен стажировка мәйданчыгы булып тора.

 Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында агымдагы елда беренче стажировка ачылды.

Чара юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, Казан (Идел буе) федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры урынбасары Наталья Аксенова, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашында узды.

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе, Казан шәһәре мэриясе, Чаллы шәһәре мэры Аппараты, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты, Югары Ослан муниципаль районы Иннополис шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты, Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты, Яшел Үзән муниципаль районы Васильево шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты, Биектау муниципаль районы Советы Аппараты структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре, Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе стажировка үтәләр.

Стажировка программасы нормалар төзү эшчәнлеген оештыруны һәм гамәлгә ашыруны һәм норматив хокукый актларның коррупциягә каршы экспертизасын өйрәнүгә юнәлдерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International