Депутатлар кәрәзле телефоннар урлау мәсьәләсе өстендә эшлиләр

2008 елның 11 октябре, шимбә
Дәүләт Думасында кәрәзле телефоннар урлау белән бәйле җинаятьләрне кисәтү турында закон проекты концепциясен эшләү буенча эшче төркем булдырылды дип хәбәр итә “Бердәм Россия” партиясенең матбугат хезмәте.
РФ Дәүләт Думасының Мәгълүмат сәясәте, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә буенча комитеты рәисе урынбасары В.Горбачев белдергәнчә, кәрәзле телефоннарны урлау мәсьәләсен законнар дәрәҗәсендә хәл итү илебезнең барлык төбәкләрендә кәрәзле телефоннар урлау буенча җинаятьләрнең киң таралуы, шулай ук аларны җиңел сата алу һәм урланган телефоннардан кәрәзле элемтә операторлары челтәрләрендә чикләүләрсез файдалана алу мөмкинлеге белән бәйле. Әлеге җинаятьләр санын киметүгә юнәлтелгән бер төркем законнар булдыру шуның белән аңлатыла.
Депутатлар карамагында Россиянең төрле төбәкләреннән кергән 6 закон инициативасы бар. Бер-берсенә тәңгәл әлеге документларда кәрәзле телефоннарның халыкара билгеләү контролен оештыру һәм урланган кәрәзле телефоннарның федераль реестрын булдыру тәкъдим ителә. Урланган кәрәзле телефоннарның эчке эшләр органнары көче, яки элемтә операторлары көче белән гомумроссия реестрын булдыруны күз алдында тотучы төзәтмәләр кертелде. Югалган телефоннар реестрын һәм таможня реестрын чагыштыру нәтиҗәләре буенча абонентка элемтә хезмәте күрсәтүне туктату өчен нигезләмәләр каралды. Шулай ук кәрәзле элемтә операторларына урланган телефоннарны сүндерү бурычын йөкләү, идентификация номерын үзгәртүне законсыз дип тану, абонентлар турында барлык мәгълүматны эчке эшләр органнарына, һәм кайбер закон проектларында телефон урлаган өчен биш елга кадәр иректән мәхрүм итүгә кадәр, тәкъдим ителде.
Моның өчен “Элемтә турында”, “Оператив-эзләү эшчәнлеге турында”, шулай ук РФ Җинаять кодексына үзгәртүләр кертергә кирәк.
Барлык закон проектлары да тикшерелде. Әмма, В.Горбачев билгеләгәнчә, карала торган закон проектлары куелган бурычларны хәл итми. Чыгу юлы күренмәүче җитди проблемалар барлыкка килә.
Мисалга, хәзер идентификация номерларының үзенчәлекле номер булуы турында сөйләргә иртәрәк, чөнки бер үк идентификация номерлы меңләгән аппарат әйләнештә йөри. Алар законлы юл белән җитештерелгән һәм абонентлар тарафыннан үз акчаларына сатып алынган. Ягъни, идентификация номерлары тәңгәл булган телефонны законлы юл белән сатып алган кешегә аннан файдалану хокукы бирелмиячәк.
Номерны программалаштырылган чаралар ярдәмендә үзгәртү бик җиңел икәнен дә исәпкә алырга кирәк.
Ошбу сәбәпле, абонентларга элемтә хезмәте күрсәтүне туктату хокукый яктан дөрес түгел. РФ эчке эшләр органнарына урланган кәрәзле телефоннар реестрын булдыру һәм алып бару максатларында бюджетта каралмаган өстәмә финанс чыгымнары кирәк булуын истә тотарга кирәк. Моны закон проекты авторлары искә алмаган.
“Безнең карашка, бу ситуация әлеге мәсьәләне җәмәгатьчелек, шул исәптән, әлеге законны гамәлгә ашырачак кәрәзле элемтә операторлары, хокук саклау органнары һәм таможня вәкилләре катнашында тикшерергә тәкъдим итте. Эшче төркем булдыру максаты – кәрәзле телефоннар урлауның гомумтаралуы мәсьәләсен хәл итү юлларын эзләү, әлеге өлкәне законнар тарафыннан җайга салу тәкъдимнәрен тикшерү, шулай ук IMEI-контрольнең хокукый һәм оештыру аспектлары мәсьәләләре буенча телекоммуникация базарында катнашучы һәм җайга салучыларның позицияләрен ачыклау”, - диде В.Горбачев.
Мәгълүмат сәясәте буенча комитет каршында эшче төркем составына Дәүләт Думасы депутатлары, РФ Эчке эшләр органнары, Россия Федераль Таможня хезмәте, Россиянең Коммуникацияләр һәм элемтә министрлыгы, Икътисадый үсеш министрлыгы, “Мобиль Телесистемалар”, “Мегафон” һәм “ВымпелКом” кебек элемтәнең эре операторлары вәкилләре керде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International