Бүген министрның беренче урынбасары Айнур Галимов җитәкчелегендә республиканың Әлки муниципаль районы авыл җирлекләре башлыкларын видеоконференция режимында кабул иттеләр.
Чарада Әлки муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, Әлки муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук Министрлык хезмәткәрләре катнашты.
Җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм бүлеге башлыгы Майя Пашкова катнашучыларга законнардагы иң мөһим үзгәрешләр турында хәбәр итте. Моннан тыш, яңа видео кабул итүләр циклын әзерләү кысаларында торак пунктлардан килгән сорауларга җаваплар бирелде.
Җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы урынбасары Илсөя Хисамова актларны муниципаль регистрга җибәрү һәм аларны законнарга туры китерү, шулай ук актларны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгару буенча вәзгыять турында хәбәр итте.
Җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова административ җаваплылыкка тарту турында беркетмәләр төзү буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру, шулай ук мөлкәти булмаган таләпләр буенча суд карарларын үтәү мәсьәләсенә тукталды.