Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәткәрләренең һәм муниципаль хезмәткәрләрнең стажировкалары ябылды

2024 елның 15 марты, җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза. Норматив хокукый актлар проектларын эшләү программасы буенча муниципаль хезмәткәрләрнең ике көнлек стажировкасы тәмамланды.

Стажировканың максаты - норматив хокукый актлар һәм нормалар төзү эшчәнлеге проектларының сыйфатын күтәрүгә ярдәм итүче белем һәм күнекмәләр алу.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы, шулай ук Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре стажировка үттеләр

Стажировканы ябуда юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, Казан (Идел буе) федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыру үзәге белгече Яна Мансурова, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов стажерларга билгеләнгән үрнәктәге таныклыклар тапшырды һәм алган белемнәрен алга таба да нәтиҗәле куллануны теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International