Быел Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның Әнәс Гатауллин рәислегендә беренче утырышы узды.
Утырышта 2023 ел йомгаклары буенча Татарстан дәүләт хакимияте органнарында һәм җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы тору чараларын гамәлгә ашыру турында аналитик күзәтү каралды.
Иҗтимагый совет әгъзалары “Татарстан Республикасы территориясендә түләүсез юридик ярдәм дәүләт системасында катнашучыларның үзара хезмәттәшлек тәртибен раслау турында” Татарстан Республикасы Президенты Указына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы Рәисе указы проекты буенча фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында коррупциягә каршы тору өлкәсендәге эшчәнлек турында доклад белән кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы Татьяна Латыева чыгыш ясады.
Утырыш йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның 2024 елга эш планы расланды.
Иҗтимагый совет эшчәнлеге турында тулырак мәгълүматны Министрлыкның рәсми сайтында “Министрлык турында” бүлегендә “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет” бүлекчәсендә табып була.