Министрлык хезмәткәрләре тарафыннан Югары Ослан районы җирле үзидарә органнарының җирлекләрдән муниципаль регистр алып бару өчен кирәкле мәгълүмат җыю буенча дәүләт вәкаләтләрен үтәвен өйрәнү буенча күчмә чара үткәрелде.
Чара барышында Югары Ослан муниципаль районы кадрлар хезмәте хезмәткәрләренә “Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларын үтәү мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәтелде.
Җирле үзидарә органнарының җаваплы затлары белән проблемалы мәсьәләләр тикшерелде, дәүләт вәкаләтләрен үтәгәндә эш нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан тәкъдимнәр әйтелде.