Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы үз эшчәнлегенә клиентлар белән эшләүнең яңа коралларын кертә. Теләге булганнар, сораштыру узып, сайтның төп битендә үз фикерләрен калдыра ала.
Сораштыруларның тематикасы ТР Юстиция министрлыгының төрле юнәлешләренә кагыла:
- гражданнарның һәм оешма вәкилләренең мөрәҗәгатьләрен карау,
- Министрлык күрсәткән дәүләт хезмәтләрен алу,
- шулай ук аның эше турында мәгълүмат алу мөмкинлеге.
Сораштыру аноним, аның нәтиҗәләре гомумиләштерелгән рәвештә кулланылачак. Сылтама буенча онлайн режимда катнашырга мөмкин.