КФУның юридик факультеты студентлары Татарстан Юстиция министрлыгы тарихы музеенда булдылар

2024 елның 8 апреле, дүшәмбе

Казан федераль университетының юридик факультеты студентлары Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы музеенда булдылар.

“Сезне Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының тарих музеенда күрүебезгә бик шатмын, аның экспозициясе Министрлыкның барлыкка килүе һәм үсешенең төп этапларына багышланган, - дип сәламләде җыелганнарны юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов. Юриспруденция хәзерге җәмгыятьтә гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итүдә мөһим социаль роль уйный, уңышлы юрист үз эшчәнлегендә булган хокукый механизмнарны нәтиҗәле куллана һәм камилләштерә, шуңа күрә һөнәрнең чыганагы турында белем республиканың яшь буынын хокукый агартуның аерылгысыз өлеше булып тора”, - дип ассызыклады министр урынбасары.

Татарстан Юстиция министрлыгы тарихы белән танышу музейның күзәтү экскурсиясеннән башланды. Һәр экспозициягә игътибар бирелде. Студентларга Министрлыкның барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр, хәзерге этапта юридик эшчәнлек үзенчәлекләре белән таныштырдылар.

Балаларга профессиональ өлкәдә зур уңышлар телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International