ТР Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре ТР Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасында баскетбол буенча ярышларның 1/8 финалына чыктылар

2024 елның 22 апреле, дүшәмбе

Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы уза. Спартакиада кысаларында “Ватан» спорт комплексында баскетбол буенча ярышларның төркем этабы узды.

Жирәбә буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасының көндәшләре төркем буенча Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы һәм Татарстан Республикасы спорт министрлыгының, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитетының берләшкән командасы булды.

ТР Юстиция министрлыгы командасы төркемдә 2 нче урынны алды һәм баскетбол буенча ярышларның 1/8 финалына чыкты.

“Спартакиада - зур ярышлар гына түгел, монда спорт төрләре дә күп. Бу инде традиция. Юстиция министрлыгы командасы ел саен Спартакиадада катнаша, ярышлар дәүләт хезмәткәрләренә үз коллегалары белән очрашырга, дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытырга мөмкинлек бирә дип саныйм”, - ди җирле үзидарә һәм Министрлыкның муниципаль регистрын алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлегенең әйдәп баручы советнигы Ильяс Хөснетдинов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International