Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында вакантлы вазыйфаларны биләүгә конкурс йомгаклары

2024 елның 23 апреле, сишәмбе

Бүген вакантлы вазыйфаларны биләүгә һәм кадрлар резервына кертүгә конкурслар узды.

Конкурс комиссиясе түбәндәге карарларны кабул итте:

- түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне һәм планлаштыруны оештыру бүлеге башлыгы урынбасары вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурста җиңүче дип Швец Ярослав Геннадиевичны танырга;

- хокукый экспертиза һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеге бүлегенең әйдәп баручы консультанты вазыйфасына Хөсәенов Булат Ленар улын танырга;

- җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлегенең әйдәп баручы консультанты вазыйфасына Аветисян Давид Амбарцумовичны танырга;

- җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече вазыйфасына Бәширова Гөлнара Сәлимулла кызын һәм Мошкова Мария Фәрит кызын танырга;

- хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлегенең әйдәп баручы белгече вакантлы вазыйфасына Пилин Дмитрий Анатольевичны танырга;

 - Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының кадрлар резервы составына Фомичев Андрей Сергеевичны кертергә.

Конкурста җиңүчеләрне котлыйбыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International