Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллинның Нотариат көне белән котлавы

2024 елның 26 апреле, җомга

Хөрмәтле нотариуслар һәм нотариаль палаталар хезмәткәрләре! Нотариат көне уңаеннан чын күңелдән котлауларны кабул итегез!

Дәүләттә законлылыкны һәм хокук тәртибен тәэмин итүче юридик механизмда нотариат мөһим роль уйный. Юридик һөнәрләр арасында нотариус һөнәре аерым урын алып тора, ул хокукый цивилизацияле дәүләт төзү өчен кирәк, ә нотариус - хокукый якланганлык һәм тотрыклылык гаранты.

 Нотариаль якланганлык бар кеше өчен дә мөмкин  һәм ышанычлы, квалификацияле һәм җаваплы, ә кайбер очракларда түләүсез дә. Татарстан нотариуслары республика халкына түләүсез квалификацияле хокукый ярдәм күрсәтүче юридик берләшмәнең иң актив вәкилләренең берсе булып торалар.

Превентив кисәтү гадел хөкем институты буларак нотариат конституцион хокукны гамәлгә ашыруга, гражданнарның һәм юридик затларның хокукларын яклауны тәэмин итүгә ярдәм итә.

Үзенең нәтиҗәле эшчәнлек еллары барышында нотариаль берләшмә югары бәяләнде, җәмгыять тарафыннан бик кирәкле буларак сорала башлады  һәм республиканың һәм тулаем илнең хокукый системасының аерылгысыз өлеше буларак, дәүләт тормышында лаеклы урын алып тора.

Сайлаган эшегезгә чын күңелдән бирелгәнлек, нотариусларның тырыш хезмәте һәм тәҗрибәсе алга таба да хокукый культура дәрәҗәсен күтәрүгә һәм республикабыз файдасына гражданлык, юридик хокук мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итәчәгенә шигем юк.

Әлеге бәйрәм көнендә сезгә нык сәламәтлек, туачак көнгә ышаныч, профессиональ өлкәдә уңышлар, имин тормыш телим!

Татарстан Республикасы юстиция министры Р. И. Заһидуллин

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International