Юстиция министрлыгы искә төшерә: республика халкы Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталы аша җәмәгать судьяларының суд участокларына кабул итүгә языла ала

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталы аша Татарстан җәмәгать судьяларының 190 суд участогына язылырга мөмкин. Электрон чират түбәндәге хезмәтләрне алу өчен эшли:

- эш материаллары белән танышу;

- суд актларын бирү;

- законлы көченә керү турында билге белән суд актлары бирү;

- башкару документларын алу;

 - архивтан документлар алу.

 Җәмәгать судьясының суд участогына онлайн язылу өчен ТР Дәүләт хезмәтләре порталының старт битендә урнашкан “Онлайн гадел хөкем” бүлегенә күчеп, “Судка кабул итү өчен язылу”ны сайларга кирәк. Аннары суд районын һәм суд участогы номерын күрсәтергә кирәк.

Алдан язылу буенча килгән гражданнарны кабул итү алдан язылмаган гражданнарны кабул итү белән параллель рәвештә чират тәртибендә алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International