4 майда Министрлык хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Боровое Матюшино поселогына “Хәтер бакчасы” масштаблы халыкара экологик-патриотик акциясендә катнаштылар. Бөтен ил буенча ел саен Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә 27 миллионга якын агач утыртыла.
Искәртеп узабыз, акция Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча оештырылган “Экология” милли проекты кысаларында үткәрелә.