Юстиция министрлыгы коллективы “Хәтер бакчасы” акциясе кысаларында 100 агач утыртты

2024 елның 7 мае, сишәмбе

Бүген Казанның Һади Такташ урамындагы Юстиция кварталы территориясендә Министрлык коллективы “Хәтер бакчасы” халыкара акциясендә катнашты. Хезмәткәрләр Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган һәр кеше истәлегенә агачлар утырталар.

“9 нчы Май алдыннан Илебез территориясендә һәм республикада традицион рәвештә күп чаралар уза. “Хәтер бакчасы” - шундый чараларның берсе. Һәлак булган ватандашларның һәрберсе хөрмәтенә агач рәвешендәге яшел һәйкәл куелачак, ә бу 27 миллионнан артык кеше! Бүген безгә юридик югары уку йортлары студентлары ярдәм итә. Бу да патриотик тәрбиянең бер өлеше”, - дип белдерде ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International