Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнаштылар.
Традиция буенча, Министрлык җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре Ватанны саклаучылар истәлеген хөрмәтләделәр, Казанның Җиңү паркында Мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар.
Юстиция министры республиканың Алабуга муниципаль районында узган бәйрәм чараларында катнашты. Рөстәм Заһидуллин район халкын һәм кунакларын Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Рәисенең мөрәҗәгатен укып котлады.
Шулай ук барысы да быел онлайн-форматта узган “Үлемсез полк” тантаналы акциясендә катнаштылар.