ТР Дәүләт юридик бюросының яңа бүлегендә эшне оештыру

2024 елның 14 мае, сишәмбе

“Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы” ДКУ җитәкчесе урынбасары Рафаэль Гыйниятуллов һәм учреждениенең әйдәп баручы белгече Екатерина Рыжова 2024 елның 13 маенда ТР Дәүләт юридик бюросының Саба районы Саба шәһәр тибындагы бистәсендә урнашкан бүлегенә бардылар.

Сәфәр барышында ТР Дәүләт юридик бюросы хезмәткәрләре яңа хезмәткәр — баш белгеч Роман Трофимов өчен сәламләү тренингы үткәрделәр, аның барышында учреждениедә эш үзенчәлекләре һәм һөнәри бурычлар турында сөйләделәр. Моннан тыш яңа хезмәткәргә документларны тутыруда һәм гражданнарны кабул итүдә практик ярдәм күрсәтелде.

Исегезгә төшерәбез, Саба районында ТР Дәүләт юридик бюросы бүлекчәсе ачылу белән бәйле рәвештә Татарстан Республикасының Саба районында яшәүчеләр өчен түләүсез юридик ярдәм алу хәзер тагын да уңайлы.

Түләүсез юридик ярдәм алу өчен түбәндәге адреслар буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин:

- Саба шәһәр тибындагы поселогы, Тынычлык урамы, 22а йорт (эш вакыты дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 08:00дән 17:00гә кадәр, җомга көнне 08:00дән 15:45кә кадәр, төшке аш вакыты 12:00дән 12:45кә кадәр);

- Казан шәһәре, Һади Такташ ур., 124 йорт, 2 нче корпус (эш вакыты дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 09:00дән 18:00гә кадәр, җомга көнне 09:00дән 16:45кә кадәр, төшке аш вакыты 13:00дән 13:45кә кадәр).

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү “Демография” милли проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International