Министр урынбасары Надежда Рагозина җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән семинар-киңәшмә үткәрде

2024 елның 15 мае, чәршәмбе

Бүген министр урынбасары Надежда Рагозина Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән семинар-киңәшмә үткәрде.

Киңәшмә кысаларында җәмәгать судьяларының суд участоклары эшчәнлегенә, башкару дисциплинасына һәм матди-техник тәэмин итүгә кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде, хезмәтне саклау, террорчылыкка каршы тору һәм янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.

Моннан тыш, юстиция министры урынбасары һәм Министрлыкның төрле юнәлешләр буенча бүлекҗитәкчеләре республиканың җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән аларның эшчәнлеген тәэмин итү буенча барлык кызыксындырган мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International