Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Экспертлар советы утырышы

2024 елның 15 мае, чәршәмбе

14 майда Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Экспертлар советы утырышы узды, анда эшче төркем әгъзалары түбәндәгеләр буенча фикер алыштылар:

- “Оешмалар мөлкәтенә салым турында” Татарстан Республикасы Законының 5 статьясына үзгәреш кертү хакында”  Татарстан Республикасы законы проекты (эшләүчесе – Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы);

- “Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турында” Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәреш кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты (эшләүчесе – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы);

- “Татарстан Республикасында сәнәгать сәясәте турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты (эшләүчесе – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы); 

- “Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы законы проекты (эшләүчесе – Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы);

- “ Инвалидлар һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар өчен эш урыннарын резервлау һзм квоталау турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты (эшләүчесе – Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы);

- “Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы законы проекты (ятим балалар йортлары астындагы җир) (эшләүчесе-Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы);

- “Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы законы проекты (күп балалы гаиләләргә участоклар) (эшләүчесе – Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы);

- “Татарстан Республикасы авария-коткару хезмәтләре һәм авария-коткару формированиеләре турында” Татарстан Республикасы Законының 9 һәм 11 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты (эшләүчесе – Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы).

Утырыш йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертүне күздә тоткан закон проекты текстын хуплау турында карар кабул ителде. Калганнарын алар өстендә эшләү өчен калдыру кабул ителгән.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International