16 майда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына Министрлык хезмәткәрләре өчен махсус рәвештә “РЕПЛИКА” (Казан шәһәре) әдәби-музыкаль театрының ПОZЫВНОЙ ПОБЕДА дип аталган (Россия Язучылар берлеге әгъзалары шагыйрьләре шигырьләре буенча спектакль) спектакле узды.
Спектакльдә Казан шәһәре ветераннары (пенсионерлары) иҗтимагый оешмасы һәм ТР Эчке эшләр органнары ветераннары советы әгъзалары, аерым әйткәндә, Александр Аввакумов, Виктор Гуревич, Ирина Гурьянова, Вера Корнилова, Людмила Малинина, Роза Мостафина, Руслан Мөхәммәтов, Владимир Нежданов, Светлана Петрова, Михаил Соколов, Николай Хохлов һәм Мөслимә Якимова катнаштылар. Режиссер-куючы - Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Владимир Нежданов.