“Ватанны саклаучылар” фондының Татарстан филиалында гражданнарны кабул итү

2024 елның 17 мае, җомга

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә һәрьяклап, шул исәптән юридик ярдәм күрсәтү дәвам ителә. “Ватанны саклаучылар” фондының Татарстан филиалында дәүләт юридик бюросы хезмәткәрләре түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча атна саен гражданнарны кабул итә.

Дәүләт юридик бюросы җитәкчесе урынбасары Рафаэль Гыйниятулловка 4 граждан мөрәҗәгать итте, аларга хокукый характердагы консультацияләр, гамәлдәге законнар нигезендә аңлатмалар бирелде һәм вәкаләтле органнарга гаризалар проектларын әзерләүдә ярдәм күрсәтелде.

Кабул итү барышында хәрби-табиб комиссиясе нәтиҗәсе белән килешмәү, торак йортны газ белән тәэмин итү, хәрби хезмәттән азат итү һәм тормыш иптәшен үлгән дип тану мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International