Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан Тәтеш муниципаль районы җирле үзидарә органнарына хокукый һәм методик ярдәм күрсәтү буенча күчмә чара үткәрелде.
Җирле үзидарә органнарының җаваплы затлары белән берлектә Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару, муниципаль хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрү, аларны законнарга туры китерү өчен җирлекләрдән кирәкле мәгълүматны җыю буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен үтәү мәсьәләләре тикшерелде.
Чара барышында шулай ук район һәм җирлекләрнең җирле үзидарә органнарына куелган мөлкәти булмаган характердагы таләпләрне һәм суд карарларын үтәү эшен оештыру өйрәнелде, суд приставлары хезмәтеннән килгән башкарма производстволар тикшерелде.
Чара нәтиҗәләре буенча җаваплы затларга эш нәтиҗәлелеген күтәрү максатларында тәкъдимнәр әйтелде.