Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә ведомстволар арасында электрон хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2024 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

22 майда министр урынбасары Надежда Рагозина, җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Лилия Хәбибуллина һәм хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге башлыгы Адель Сафин Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә узган ведомствоара эшлекле очрашуда катнаштылар.

Чарада шулай ук Баш идарә җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Надежда Тарасова, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы урынбасары Алмаз Ибраһимов, Татарстан Республикасы Югары суды Административ коллегиясенең суд составы рәисе Луиза Сибгатуллина, шулай ук судка ешрак дәгъва гаризалары һәм суд боерыклары чыгару турында гаризалар белән мөрәҗәгать итүче оешмалар (юридик затлар) вәкилләре катнашты.

 Очрашуда суд приставлары хезмәтенә формалаштыру һәм үтәүгә башкару документларын электрон формада җибәрү өлешендә электрон хезмәттәшлек мәсьәләләре тикшерелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International