Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә һәрьяклап, шул исәптән юридик ярдәм күрсәтү дәвам ителә. “Ватанны саклаучылар” фондының Татарстан филиалында ТР Дәүләт юридик бюросы җитәкчесе урынбасары Рафаэль Гыйниятуллов түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча атна саен гражданнарны кабул итә.
Кабул итүдә Рафаэль Гыйниятулловка 7 граждан мөрәҗәгать итте, аларга хокукый характердагы консультацияләр, гамәлдәге законнар нигезендә аңлатмалар бирелде һәм вәкаләтле органнарга гаризалар проектларын әзерләүдә ярдәм күрсәтелде.
Кабул итү барышында махсус хәрби операциядә катнашучыны үлгән дип тану, мирасны рәсмиләштерү, башкару производствосы, хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгын ала алмау, кредит каникуллары бирү, автомобиль белән теркәү эшләренә тыюны бетерү һәм иминият түләүләрен ала алмау мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр килде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү “Демография” милли проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.