Татарстанда коррупциягә каршы сәясәт буенча дәүләт программасын бер елга озайтачаклар

2024 елның 27 мае, дүшәмбе

Бүген юстиция министры Рөстәм Заһидуллин ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында катнашты. Министр депутатларга “Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” һәм “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программаларына үзгәрешләрне тәкъдим итте.  

Хәзерге вакытта 2025 елга һәм 2026-2027 елларның план чорына Татарстан Республикасы бюджеты формалаша башлый. Россия Федерациясе Бюджет кодексы һәм Татарстан Республикасы Бюджет кодексы нигезендә бюджетларның чыгым өлеше дәүләт программалары буенча формалаштырылырга тиеш.

Министр хәбәр иткәнчә, коррупциягә каршы программа 2026 елда тәмамлана. “2025-2027 елларга бюджетның чыгым өлешен формалаштыру максатларында, бюджет законнары нигезендә, проектта дәүләт программасына аның гамәлдә булу вакытын 2027 елга кадәр озайту һәм күрсәтелгән финанслау срогына билгеләү өлешендә үзгәрешләр кертү күздә тотыла”, - дип аңлатты ул. Үзгәрешләрне исәпкә алып, дәүләт программасын гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы бюджеты акчаларының гомуми күләме 99,4178 млн.сум тәшкил итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, “Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасы Татарстанда 2015 елдан гамәлгә ашырыла һәм республикада коррупцияне профилактикалау буенча планлы эшчәнлекне формалаштыручы система булдыручы документ булып тора. 2024 елның 1 гыйнварыннан программа яңа редакциядә гамәлгә ашырыла, һәм хәзер проект һәм процесс өлешләренә бүленгән, алар бергә 11 бирем, 76 чара һәм 20 бәяләү күрсәткечен үз эченә ала.

Тәкъдим ителгән үзгәрешләр депутатлар тарафыннан хупланды һәм Татарстан Хөкүмәтенә раслау өчен җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International