Ставрополь краенда җәмәгать судьяларын оештыру ягыннан тәэмин итү буенча форум узды, анда Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин да катнашты.
Җәмәгать судьялары инде егерме елдан артык Россия Федерациясе суд системасында зур урын алып торалар. Форум барышында илнең төрле төбәкләреннән 200дән артык катнашучы җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү системасының эшләвен оештыру, проблемаларны ачыклау һәм аларны хәл итү юллары белән бәйле актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, форум эшендә яңа технологияләрне кертүгә аерым басым ясалды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник, оештыру-методик һәм финанс яктан тәэмин итә. Күрсәтелгән юнәлеш буенча эшләрдә Министрлык гражданнарның гадел хөкемгә цифрлы технологияләр кулланып ирешүләрен киңәйтү мәсьәләсенә аерым игътибар бирә.
Җәмәгать судьяларының суд участокларында электрон гадел хөкем кертү буенча мөһим, принципиаль адымнар ясалды. Мисал өчен, республикадагы барлык җәмәгать судьялары дәгъва белдерүләре, үтенечләр һәм башка процессуаль документларны электрон рәвештә кабул итә.
Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин фикеренчә, заманча мәгълүмати технологияләр үсеше суд документларын үтәүнең югары сыйфатын тәэмин итә, җәмгыятькә суд эшчәнлеге турында мәгълүмат бирергә, димәк, гражданнарның суд системасына ышанычын арттырырга мөмкинлек бирә.