Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында җирле үзидарә органнары өчен норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәрү мәсьәләләре буенча укыту семинары узды.
Семинар барышында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов билгеләп үткәнчә, республикада даими нигездә Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы аккредитацияләгән бәйсез экспертларны җәлеп итеп, норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән эш алып барыла.
“Бүгенге көндә Россия Юстиция министрлыгының бәйсез экспертлар дәүләт реестры мәгълүматлары буенча Татарстанда 27 эксперт аккредитацияләнә, шуларның 26сы - физик затлар, -дип хәбәр итте министр урынбасары. Коррупциягә каршы экспертиза - коррупцияне кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар системасында кисәтү коралы. Муниципалитет һәм бәйсез экспертлар өчен ахыргы максат сыйфатлы норматив актлар кабул итүгә ирешү. Безгә коррупциягә каршы экспертларның киңәшләрен кулланып, тандемда эшләргә кирәк”, - дип өстәде ул.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы муниципаль норматив хокукый актларга юридик экспертиза үткәрә, шулай ук республика башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары үткәргән актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза статистикасын гомумиләштерә.
Мәсәлән, 2024 елның 5 аенда Министрлык тарафыннан үткәрелгән экспертиза кысаларында 133 муниципаль норматив хокукый актта 274 коррупциоген фактор ачыкланган.