Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында җирле үзидарә органнары вәкилләре белән муниципаль норматив хокукый актларны исәпкә алу, системалаштыру һәм законнарга туры китерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмәне ТР юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов үткәрде.
Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы кысаларында республикада “Кодекс” автоматлаштырылган мәгълүмат системасы кулланыла.
Законнардагы үзгәрешләргә вакытында җавап бирү өчен җирле үзидарә органнарына автомат режимда законнардагы каршылыкларны һәм җитешсезлекләрне ачыклаучы “Кодекс” АМС керү мөмкинлеге бирелә. Система киңәшләре аларга актлардагы законнарга туры килмәүләргә төгәл җавап бирергә һәм тиешле үзгәрешләр кертергә мөмкинлек тудыра.
Агымдагы елның 1 июненә “Кодекс” АМС кулланып җирле үзидарә органнарының 36 мең норматив хокукый акты яки система тарафыннан ачыкланганнарның 84% ы законнарга туры китерелде.
“Муниципаль нормалар иҗат итү мәсьәләләре Юстиция министрлыгы эшенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып кала, - дип билгеләп үтте министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов. - Муниципаль берәмлекләр территориясендә җәмәгать мөнәсәбәтләрен хокукый җайга салу, актларда мәгълүмати технологияләр кулланып законнарга туры килмәүләрне вакытында бетерү – җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне уңышлы хәл итү һәм халыкның тормыш сыйфатын күтәрү элементларының берсе”, - дип өстәде ул.