Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында суд приставлары хезмәте һәм башка дәүләт оешмалары белән хезмәттәшлекне оештыру максатында Чаллы шәһәренең административ комиссиясе эшендә ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасын (алга таба – ВЭХС) кертү мәсьәләсендә ярдәм күрсәтү буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә “Татарстан Республикасының цифрлы трансформация үзәге” дәүләт казна учреждениесе, “Ангел АйТи” ҖЧҖ, Казан һәм Чаллы шәһәр округларының административ комиссияләре вәкилләре катнашты.
Чарада ВЭХС кертүдә булган проблемалар тыңланды һәм каралган мәсьәләне гамәлгә ашыру өчен тәкъдим ителгән вариантлар турында фикер алыштылар.