Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы 2024 елда юриспруденция өлкәсендә Державин исемендәге республика премиясенә дәгъва кылу эшләрен кабул итүне тәмамлады.
Быел премиягә 6 эш дәгъва итә, аларның темалары төрле: робот техникасын җинаять-хокукый җайга салу мәсьәләләреннән алып агломерацияләрдә коррупция җинаятьләренә кадәр.
Республика премиясе лауреатлары өчен тавыш бирү яшерен рәвештә үткәрелә. Премиягә лаек булган кешеләргә диплом, лауреат билгесе, билгеләнгән үрнәктәге таныклык һәм 200 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырыла.
Бүләкләү тантанасы Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары катнашында 14 июльдә, бөек рус шагыйре һәм күренекле дәүләт эшлеклесе Гавриил Романович Державинның туган көнендә узачак.